Главная Инфо Новости КЫШ БАБАЙ ТУРЫНДА ӘЙТӘ АЛМЫЙБЫЗ, ӘММА ГҮЗӘЛ УРАЗОВА – ЧЫН!
Вернуться к списку публикаций

КЫШ БАБАЙ ТУРЫНДА ӘЙТӘ АЛМЫЙБЫЗ, ӘММА ГҮЗӘЛ УРАЗОВА – ЧЫН!

Сайтыбызда “Вопрос-ответ” дигән бүлек бар. Анда Сез җибәргән иң кызыклы сорауларга Гүзәл Уразова җавап бирә. Ә сорауларның ниндие генә юк! Менә бер сорау безне аеруча тетрәтте. Укып карагыз әле:

“Исәнмесез, Гүзәл. Бик матур җырлыйсыз, концертларыгызны калдырганыбыз юк, рәхмәт. Минем кызым Рената да (аңа 7 яшь) сезнең җырларыгызны бик ярата. Бер көнне сорый: “Гүзәл Уразова ул чынмы? Ул бармы соң?” ди. Көлдек инде, кызык сүзләр сөйләп куялар инде балалар. “Бар, кызым, бар, ул чынлап та бар - дим, - ул Казанда яши” дидем. Гел шулай матур һәм яшь булып калыгыз! Концертларыгызны көтеп калабыз!

Эльмира. Актаныш

 

Менә шундый хәл. Элек балалар әти-әниләреннән “Кыш бабай чынмы?” дип сорыйлар иде. Хәзер менә Гүзәл Уразова чын микән дип баш ваталар. Кыш бабай турында тәгаен генә әйтә алмыйбыз, әмма Гүзәл турында җавап бар. Җавабыбыз күпләрне, бәлки, шаккатырыр, әкиятләргә ышану хисләрен җимерер. Әмма бүген без Сезгә чын дөреслекне ачып салырга булдык. Гүзәл Уразова да, Илдар Хәкимов та ЧЫН! Үзебез күргәнебез бар... Мондый хаттан соң җырчыларны уфологлар, паранормаль хәлләрне өйрәнүчеләр тикшерә башламаса ярый инде...

21.02.2011

Дизайн сайта: Mark Weber

Программирование: Вебинсофт

2009-2014 © Гузель Уразова. All rights reserved.
Управление сайтом